Онлайн вебинар узды

6 августта сәләтлеләр Университеты платформасы мәйданчыгында «Ничек ач калмаска һәм дөнья азык-төлек базарында ничек җиңәргә?» темасына он-лайн вебинар узды. Анда Казан ДАУның әйдәп баручы галимнәре һәм укытучылары, Талантлар Университетының башкарма директоры Акмалов А.Ф., мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

Шулай ук төрле актуаль мәсьәләләр каралды:

– Тере системалар белән идарә итеп буламы – биотехнологиянең хәзерге торышы һәм киләчәге.

– Азык-төлек куркынычсызлыгы һәм сәламәт туклану нәрсә ул? Ни өчен бу җәмгыятьнең киләчәк үсеше өчен мөһим?

– Фитопатология фәне – үсемлекләрне ничек дәваларга?

– Кешелек нинди экологик проблемалар белән очраша?

Бу һәм башка сорауларга Казан ДАУ экспертлары җавап бирделәр: Сафин Радик Ильяс улы – ТР ФА мөхбире, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы мөдире; Таһиров Альберт Таһир улы – икътисад Институты директоры урынбасары; Сафиуллин Нияз Азат улы – яшь галимнәр Советы рәисе; Гобәйдуллина Алсу Харис кызы – урман тармагының таксация һәм икътисад кафедрасы мөдире; Гыйбадуллин Радик Зөфәр улы — урман тармагының таксация һәм икътисад кафедрасы доценты; Сабиров Рәис Фәрит улы — АПКны автоматлаштыру һәм роботлаштыру лабораториясе әйдәүче белгече; Гүзәл Рәфкать кызы Фәссахова – кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре; Нәҗметдинова Фәридә Тансык кызы – фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире.

Translate