Татарстанда «Фермер мәктәбе» проектының юбилей чыгарылышы булды

Татарстанда «Фермер мәктәбе» проектының юбилей чыгарылышы булды

Татарстанның фермерлык җәмгыятенә 35 яшь аграрий кушылды. Бүген республикада Россия авыл хаҗалыгы банкының «Фермер мәктәбе» мәгариф проектының бишенче чыгарылышы узды.

Тантананы ачып, Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова, проект киләчәк үсеш өчен киң офыклар ача һәм авылларны, авыл традицияләрен һәм нигезләрен саклау буенча җаваплы миссияне үти, дип билгеләп үтте.

 «Фермер мәктәбе» 2020 елдан ил буйлап киң адым белән бара: Владивостоктан Калининградка кадәр. Бу вакыт эчендә 6,5 меңнән артык тыңлаучы белем алды. Татарстанда 180 студент дәүләт үрнәгендәге дипломнар алды. 24 катнашучы республика авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы грантын алды», – дип ассызыклады ул.

Котлау сүзләренә чараның хөрмәтле кунаклары да кушылды: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, партия Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев.

Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, әлеге проект бөтен илне берләштерде, әмма Татарстан гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып кушылды һәм барлык күрсәткечләр буенча да иң яхшысы булып тора. “Сез үз тирәгездә фикердәшләрнең тулы бер командасын булдыра алдыгыз, идеяләрне үзегез тормышка ашырасыз һәм моңа башкаларны да көчәйтәсез. Шул ук вакытта яңа продуктлар булдырасыз, аларны сәламәтлек һәм озын гомер бирә торган файдалы зәвыклар белән баетасыз», – дип ассызыклады проектның мөһимлеген РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шулай ук Татарстанда программаны гамәлгә ашыруны уңай бәяли. «Безнең өчен – бу яңа проектлар, алар 2025 елда дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итәргә, нәтиҗәдә яңа урыннар булдырырга мөмкин, әмма иң мөһиме – авыл тормышын саклап калу», – дип билгеләп үтте Министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев билгеләп үткәнчә, уку программасы теоретик сәгатьләрне дә, барлык төп темалар буенча практик дәресләрне дә үз эченә ала, ә уку юнәлешләре аудитория ихтыяҗларыннан чыгып формалаша.

Быел укулар яңа юнәлешләр буенча узды: «Кооперация» һәм «Аквакультураны үстерү» («Балыкчылык»). 35 тыңлаучы «Фермер мәктәбе» программасын уңышлы узу турында диплом алды. Якын арада чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Россия авыл хуҗалыгы банкыннан грант ярдәме алуга конкурс узачак.

Translate