Таврида — АРТ

«Таврида-АРТ» – Россиядә иҗат берләшмәләренең беренче фестивале. Аның идеясе яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре — «Таврида» форумын тәмамлаучылар арасында туган. Авторлар фикеренчә, «Таврида — АРТ» үз тормышын сәнгатьсез күз алдына да китерә алмаган кешеләр өчен икенче йорт булырга тиеш.

Фестивальнең максаты – профессиональ бергәлек формалаштыру өчен шартлар тудыру, иҗади киңлекне үстерү. Фестиваль кысаларында яшь кешеләр үзләренең иҗади идеяләрен гамәлгә ашыра, фикердәшләрен таба һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме өчен нәтиҗәле механизмнар ала алачаклар.

Фестивальдә яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, продюсерлык үзәкләре, заманча сәнгать үзәкләре вәкилләре, студентлар, аспирантлар, профильле дисциплиналар укытучылары, музыка һәм бию коллективлары вәкилләре, иҗади һәм сәнгать остаханәләре вәкилләре, иҗади конкурсларда катнашучылар, иҗат берләшмәләре активистлары, #МЫВМЕСТЕ акциясендә катнашучылар булачак.

2020 елда фестиваль программасы дүрт өлештән тора: фестивальне ачу («Таврида илһамландыра» телевизион шоу-концерты), «Таврида янәшәдә» стримнар һәм концертлар фестивале, «Таврида-АРТ» кастинг – платформасын эшләтеп җибәрү, беренче масштаблы креатив индустрияләр фестивале.

Фестивальнең төп офлайн-мәйданчыгы «Таврида илһамландыра» шоу-концерты булачак. Берничә көн дәвамында арт-кластер территориясе фестивальләр фестиваленә әвереләчәк. Бер мәйданчыкта «Rap Koktebel», «Koktebel Jazz Party», «Нашествие», «Усадьба Jazz», «Жара» һ.б. фестивальләр җыелачак. «Таврида илһамландыра» берничә йөз чараны берләштерәчәк, алар арасында флешмоблар, арт-перформанслар, модалы дизайнерлар шоулары, костюмлы тамашалар, театр һәм цирк тамашалары, кино, заманча сәнгать күргәзмәләре, стендап-чыгышлар, «ArtMasters» иҗади компетенцияләр ачык чемпионаты, стритфудлар һ.б. бар.

«Таврида илһамландыра» шоу-концертында катнашу өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге дәгъвачыларга 2020 елның 6 августыннан 20 августына кадәр «Таврида» арт-кластерының рәсми сайтында tavrida.art теркәлү узарга кирәк.