Дмитрий Патрушев: агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү мәктәп эскәмиясеннән башланырга тиеш

Вице-премьер Дмитрий Патрушев агросәнәгать, балык хуҗалыгы комплекслары һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе утырышын уздырды.

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, быел тармакта тотрыклы вәзгыять саклана. Авыл җирендә кешеләрнең тормыш уңайлылыгын арттыру чаралары дәвам итә.

«Әлбәттә, кешеләр – теләсә нинди тармакның таянычы. Нәкъ менә безнең аграрийлар үз хезмәтләре белән Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр. Заманча авыл хуҗалыгы – технологик инновацияләр өлкәсе, һәм белгечләр әзерләү тармак үсешенә өлгерергә тиеш”, – диде вице-премьер.

Дмитрий Патрушев профильле ведомстволар вәкилләре белән АПК өчен кадрлар әзерләү системасын камилләштерү һәм үстерү турында фикер алышты. 2025 елда гамәлгә ашырыла башлаячак «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проектында югары технологияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән аерым федераль проект каралган. Аның төп максаты – тармакны белгечләр белән кимендә 95% тәэмин итү.

«Булачак белгечләрне өзлексез әзерләү мәктәп эскәмиясеннән башланырга тиеш. Агротехнологик класслар булдыру буенча пилот проекты шуңа юнәлдерелгән. Хәзер мондый класслар сигез төбәктә эшли. 2030 елга ил буенча федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында аларның саны 18 мең булырга тиеш», – дип ассызыклады вице-премьер.

Ул 2024 ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексында эшләүче кадрларның саны, составы һәм хәрәкәтенә мониторинг үткәрергә кушты. Хөкүмәт комиссиясе утырышында шулай ук туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру мәсьәләсе каралды.

Дмитрий Патрушев аграрийларга, алар бу процесска активрак кушылсын өчен, стимул бирергә кирәклеген аерым билгеләп үтте. Моңа тулы бер чаралар, шул исәптән мелиоратив чаралар да юнәлдерелгән. Вице-премьер авыл хуҗалыгы министрлыгына бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты.

Translate