Сессиягә әзерлек: психологтан киңәшләр
Казан ДАУның механизация һәм техник сервис институтында кураторлык сәгате кысаларында университет психологы Сөнгатова Нурсөя Тәлгать кызы һәм төркем кураторы Нурмиев Азат Ахиар улы белән очрашу узды. Фикер алышуның темасы: “Сессиягә ничек әзерләнергә. Үз-үзеңне көйләү алымнары”. Имтиханнар якынлашкан саен күп кенә студентлар борчылу кичерә, бу деморализацияләргә һәм стресс тудырырга мөмкин. Әмма шуны истә тотарга кирәк: борчылу — тискәре халәт кенә түгел, ә хәрәкәт итәргә әзерлек билгесе дә ул!
Киеренке вакытта психологик тотрыклылыкны саклау өчен киңәшләр:
1. Уңай эчке диалогтан файдаланыгыз.
2. Проблеманы хәл итү процессын күз алдына китерегез.
3. Иң беренче чиратта иң катлаулы мәсьәләләрне чишегез.
4. Үз көчегездән баш тартмагыз.
5. Чагыштырулардан һәм социаль медиалардан качыгыз.
6. Физик активлык белән шөгыльләнегез һәм сәламәтлегегезне беренче урынга куегыз.
7. Эш алдыннан яраткан кешеләрегез белән аралашыгыз.
Табигый үз-үзеңне көйләү методлары:
•Классик музыка тыңлагыз.
• Табигатьтә йөрү
• Үзегезне тулы йокы белән тәэмин итегез
• Көлү, юмор һәм елмаю
•Саф һава сулагыз. Уңай нәрсәләр турында уйланыгыз.
• Матур пейзажларга күз салыгыз
• Якыннарыгыз белән фотоларны яки күңелле истәлекле әйберләрне карагыз. •Күңелле шәхесләр белән аралашыгыз.
Алда торган имтиханнарны уңышлы башкарып чыгу өчен бу алымнарны һәм методикаларны кулланыгыз!
Исегездә тотыгыз, уңышыгызның төп ингредиенты – акылыгызның көче! Менә дигән нәтиҗәләргә ирешү өчен сез бөтен кирәкле әйберләргә ия! Уңышлар сезгә!