Оксана Лутның Яңа ел белән котлавы

Сезне якынлашып килүче Яңа Ел һәм Раштуа белән чын күңелдән котлыйм!
Яңа ел бәйрәмнәрен без бигрәк тә көтәбез. Алар үзенә бертөрле җылылык һәм уңайлылык атмосферасы белән уратып алынган, шатлык һәм күңеллелек белән тулы. Бу-безнең якыннарыбыз һәм кадерле кешеләребез бәйрәм табыны янына җыелып, иң якты вакыйгаларны искә алу, киләчәккә планнары белән уртаклашу һәм иң изге теләкләрне әйтү вакыты.
Узып баручы ел гади булмады, әмма шул ук вакытта, һичшиксез, безнең ил өчен уңышлы булды. Россия үсешенең күп кенә өстенлекләре билгеләнде һәм милли максатларга ирешү өчен яхшы нигез салынды.
Бу ел Россия агросәнәгать комплексы өчен дә әһәмиятле булды. Катлаулы һава шартларына карамастан, безнең тармак чираттагы тапкыр тотрыклы үсәргә һәм илнең азык-төлек иминлеген тотрыклы тәэмин итәргә сәләтле булуын күрсәтте. Алдынгы технологияләр һәм югары профессионализм ярдәмендә аграрийлар лаеклы уңыш җыеп алдылар, ит, сөт һәм башка продукция җитештерүне арттырдылар – өстәлләребездә сыйфатлы һәм төрле азык-төлек продуктлары мул булсын өчен барысын да эшләделәр.
Бүген Россия азык-төлеге бөтен дөньяда яхшы билгеле һәм барлык континентларда 160 илгә җибәрелә. Елның мөһим нәтиҗәсе булып аграр экспортның шактый үсүе тора. Без дөнья базарындагы позицияләрне җитди ныгыта алдык һәм глобаль азык-төлек иминлегенә тагын да зуррак өлеш кертә алдык.
Йомгак ясаганда Россиянең авыл территорияләренә кагылган зур үзгәрешләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. Бүген бөтен ил буенча кече торак пунктларда заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары, сырхауханәләр, мәдәният йортлары һәм спорт комплекслары ачыла, уңайлы торак төзелә һәм юллар ремонтлана. Бу масштаблы үзгәрешләр күз алдында Россия авылының йөзен үзгәртә, аны яшәү һәм эшләү өчен тагын да кызыклырак урынга әйләндерә.
Киләчәктә дә кешеләр үзләренең киләчәген авыл территорияләре һәм агросәнәгать комплексы белән бәйләсен, үзләрен уңышлы тормышка ашыра алсын һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен барлык кирәкле шартларны тудырачакбыз.
Әлбәттә, Россия агросәнәгать комплексы алдында, гомумән, икътисад алдында тагын бик күп бурычлар тора. Якындагы елларда безгә производствоны, фән һәм технологияләрне, авылның социаль өлкәсен үстерүдә һәм башка бик күп юнәлешләрдә чираттагы адым ясарга туры киләчәк. Инде ирешелгән нәтиҗәләр алга таба үсеш өчен ныклы база булыр, ә илебез үзенең бөек аграр держава юлын дәвам итәр, дип ышанам.