Дмитрий Чернышенко: фәнни-популяр туризм буенча ГОСТ расланды Документ 2025 елның 1 апреленнән үз көченә керә

«Фән һәм технологияләрне популярлаштыру, тикшеренү эшчәнлегенә талантлы яшьләрне җәлеп итү – Президент Владимир Путин игълан иткән фән һәм технологияләр унъеллыгының төп бурычлары. Инициативаларның берсе – «Фәнни-популяр туризм» ярдәмендә тикшеренү инфраструктурасы объектларының саны арта бара»,-дип билгеләп үтте вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Узган ел фәнни-популяр юнәлештәге экскурсияләр агымы, мәктәп укучылары һәм студентларны да кертеп, 2 миллионнан артык кешене тәшкил итте.Стандарт Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Дәүләт туризм һәм сервис университеты белән берлектә эшләнгән.

Фәнни-популяр туризм объектларының Бөтенроссия реестрына шул исәптән университетларда һәм фәнни институтларда урнашкан 1,1 меңнән артык объект керә.«Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында илебезнең 24 төбәгендә 76 маршрут эшләнгән инде. Балалар һәм өлкәннәр алдында уникаль лабораторияләрдә булу, тикшеренүчеләребезнең эшләнмәләре һәм казанышлары белән танышу мөмкинлеге ачыла. Әлбәттә, теләсә нинди хезмәт күрсәтү кебек үк, фәнни-популяр маршрутлар проектлау дәрәҗәсендә үк тиешле ГОСТта салынган югары стандартларга таянырга тиеш»,- диде Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.

Быел безнең Агробиотехнопаркта популяр блоггерлар, абитуриентлар, Төркия, Иран, Кытай, Белоруссия һәм Россия төбәкләреннән килгән чит ил делегацияләре экскурсияләре булды.

Translate