Фән өлкәсендә яңа премия булдырылды  «Научный прорыв. Фәнни алга китеш»

Премия фәнне популярлаштыру, фәнни җәмәгатьчелекне фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә стимуллаштыру һәм яшьләрне фәнни тикшеренүләргә җәлеп итү, фәнни хезмәтнең абруен күтәрү максатларында ТР Фәннәр академиясе тарафыннан гамәлгә куелган.

Лауреатлар ун номинациядә билгеләнәчәк:

– «Фәндә цифрлаштыру»;

– «Перспектива»;

-«Мәгърифәтче -галим»;

– «Сәләт»;

– «Иң яхшы яшьләр стартабы»;

– « Иң яхшы галим»;

– «Иң яхшы фәнни остаз»;

– «Балаларга фән»;

– «Фәнни журналист»;

– «Фәнгә тугрылык өчен».

Җиңүчеләрне Россия фәне көненә багышланган тантаналы чарада бүләкләячәкләр. Тантана февральдә Казанда узачак.

Translate