23 гыйнварда Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында беренче студентлар мохитен ачу тантанасы булды!

Бу вакыйга студентлар өчен уңайлы һәм илһамландыргыч мохит булдыруга мөһим адым булды, анда алар үз идеяләрен үстерә һәм проектларын гамәлгә ашыра алачак.

Ачылыштан соң «Студентлар көне»темасына матбугат конференциясе узды.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы студентлар мохитен булдыруның әһәмиятен һәм аның студентлар тормышын үстерүдәге ролен ассызыклады.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Садыйков Ринат Наил улы яшьләр торак конкурсына йомгак ясады һәм транспорт гранты, шулай ук республикабызда гамәлгә ашырылачак яңа проектлар турында сөйләде.

Якупов Шамил Наил улы, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Президенты, 2025 елга планлаштырылган яңа башлангычлар турында мәгълүмат белән уртаклашты.

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты Баһманов Рамил Рәфис улы «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2024» республика премиясе турында сөйләде.Бу чара барлык студентлар өчен чын бәйрәмгә әверелде һәм яңа казанышларга илһамландырды! Без ышанабыз, булдырылган студентлар мохите талантлы студентларыбызның идеяләрен һәм инициативаларын җәлеп итү үзәге булачак.

Translate