31 гыйнварда республика Фәннәр академиясендә «Завлаблар Республика мәктәбе»н тәмамлаучыларның гомуми җыелышы булды. Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты

Завлаблар – фән һәм югары белем бирү оешмаларында кафедралар, лабораторияләр, фәнни-тикшеренү идарәләре, бүлекләр һәм секторлар мөдирләре. Кагыйдә буларак, нәкъ менә алар фәнни-тикшеренү һәм мәгариф проектларын башлап җибәрәләр һәм гамәлгә ашыралар.

«Завлаблар Республика мәктәбе» 2024 елның 7 октябреннән 29 ноябренә кадәр узды. Университетларның һәм тикшеренү институтларының табигый фәннәр һәм инженер-техник юнәлешләре буенча 400 урта звено җитәкчесе укыды, алар арасында Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре дә бар иде. Аларның төп максаты – квалификацияләрен күтәрү, шулай ук Татарстанны өйрәнүчеләрне бердәм командага берләштерү.

Белем бирү программасы югары рейтинглы журналларга фәнни басмалар әзерләү, патент анализы, патентлау, грантлар алу, яшьләр стартапларын эзләү һәм аларга ярдәм итү кебек эш аспектларын үз эченә алды. Программаның йомгаклау этабы проектларны яклау булды. Аларның кайберләре бүген Татарстан Рәисе игътибарына тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген безнең киләчәк фәнни-мәгариф комплексының торышына һәм аның үсеш динамикасына бәйле.

«Завлаблар мәктәбе»кебек мәйданчыклар бик мөһим һәм кирәк. Физик-математик алга китешсез, химия үсешеннән башка безгә ярамый. Бу темага безнең югары уку йортларын да кертергә кирәк. Мәктәпләрдә укыту дәрәҗәсе бик мөһим. Әгәр бала мәктәп партасында тиешле белемнәрне алмаган икән – моны вузда үзгәртү кыен булачак. Шулай ук бүген Фәннәр Академиясенең роле һәм әһәмияте кискен арта,» — диде республика Рәисе.

ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, киләсе «Завлаблар Республика мәктәбе»н социаль-гуманитар һәм иҗтимагый фәннәргә багышлау планлаштырыла.

Translate