Музейда “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына” яңа рубрика

Казан дәүләт аграр университеты —(КСХИ) – иң өлкән аграр югары уку йортларының берсе. Безгә 103 яшь тулды.

Сугышның дәһшәтле елларында институт Ватанны саклауга басты. Профессор-укытучылар составының, студентларның, укыту хуҗалыгы хезмәткәрләренең күпчелеге фронтка китә. Кулларына корал тотып Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаганнар. 1941 елда институтның 52 студенты һәм укытучысы фронтка китә.

1943 елда Кызыл Армия гаскәрләре Ленинград камалышын өзәләр. Ленинград янында Россиянең барлык халыклары сугышкан.

Университетның тарих музеенда уникаль экспонатлар — сугыш еллары реликвияләре сакланган. Музей стендында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре урнаштырылган.

Барысын да исемләп искә төшерик. Бу кирәк — үлгәннәргә түгел! Тереләргә кирәк!

Бөек елларга баш иябез.

Translate