15 февраль — Россиянең истәлекле датасы
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне
(2010 елда оештырылган. Элек сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә иде. Бу көнне 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана.)

Казан дәүләт аграр университетында авыр сынаулар аша үткән бик күп геройлар укыган һәм эшләгән: Бөек Ватан сугышының фронт юлларыннан алып катлаулы үзгәртеп кору елларына кадәр, Әфган сугышларыннан алып Чечен конфликтларына кадәр.

Кадерле ир-егетләр!
Казан ДАУ музее директоры сезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлый!
Ватан мәнфәгатьләрен кайгыртучы сугышчы һөнәре һәрвакыт мактаулы булды һәм шулай булып кала да. Без ветераннарга тирән хөрмәт белән баш иябез һәм үсеп килүче буынга өмет белән карыйбыз. Бүген без үзебезнең батырлык күрсәткән егетләребез өчен дога кылабыз.
Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телибез!