Казан дәүләт аграр университетында «Профессионаллар»төбәк һөнәри осталык чемпионаты узды

Механизация һәм техник сервис институтының укыту-демонстрация үзәгендә «Агроботлар (Агророботлар)» компетенциясе буенча «Профессионаллар»төбәк һөнәри осталык чемпионаты тәмамланды.

📌 Балаларны җиңүләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы Фәттахов котлады.
Катнашучылар төгәл игенчелек, кырларны мониторинглау һәм эшкәртү өчен дроннар һәм роботлар куллану, авыл хуҗалыгы процесслары белән идарә итүнең махсуслаштырылган программа тәэминаты һәм башка инновацион ысуллары ярдәмендә белешмәләрне анализлау өлкәсендәге күнекмәләрен күрсәтәләр.

Балалар түбәндәге модульләрдә ярыштылар:

  1. Игелә торган авыл хуҗалыгы кырында агротехник чараларны планлаштыру
  2. Җир өсте һәм һава роботлаштырылган системаларын кулланып агротехник чаралар үткәрүне модельләштерү
  3. Агротронны техник эксплуатацияләү
  4. Агроботны техник эксплуатацияләү
  5. Агроботның маршрут заданиесен төзү һәм үтәү.

Ярышларга «Идел буе дәүләт технология университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Йошкар-Олы аграр көллияте вәкилләре һәм «Перспектива -186 нчы лицееның» 9 нчы сыйныф укучылары килде.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча:
1 урынны Саба аграр көллияте студенты Гарипов Ислам Илшат улы яулады,
🗯2 урын — Казан дәүләт аграр университетының Урта һөнәри белем бирү факультеты студенты Миңнеханов Айдар Илназ улы,
3 урын — Кукмара аграр көллияте студенты Хисамиев Әсхәт Айрат улы.
Студентлар Заманов Айгиз Илнур улы һәм Нургалиев Инсаф Илнур улы да лаеклы көрәштеләр.

Translate