Дмитрий Чернышенко: 2,5 мең студент быел технологик стартапларны гамәлгә ашыру өчен 1әр млн сум алачак




📢Мәгариф һәм фән министрлыгы «Студентлар стартабы»грантларын алуга конкурс игълан итте. Заявканы 20 майга кадәр проектның рәсми сайтында бирергә мөмкин.
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, грант алучылар саны ел саен арта бара.
“Президент Владимир Путин ил икътисадында яшьләр технологик эшмәкәрлеге өлеше якындагы елларда сизелерлек артырга тиеш, дип ассызыклый. Хәзер хөкүмәт моңа юнәлдерелгән күп кенә чараларны гамәлгә ашыра, шул исәптән студентлар стартаплары өчен грант программасын киңәйтә. 2025 елда 2,5 мең студент үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 1әр млн сум грант алачак – үткән ел белән чагыштырганда 500гә күбрәк. Конкурста югары уку йортларының бөтен студентлары да катнаша ала. Ышанам ки, мондый мөмкинлекләр яшь талантларга үз потенциалын ачарга һәм Россиянең технологик киләчәгенә өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк”,-дип белдерде вице-премьер.
📊Дмитрий Чернышенко шулай ук ассызыклаганча, «Студентлар стартабы» грант конкурсын уздыру чорында, 2022 елдан башлап, 4,5 мең стартап хупланган.
“Өч ел эчендә конкурс бөтен илдән 18 меңнән артык студентны җәлеп итте. Әгәр проект стартында без 4 меңнән артык гариза алсак, 2024 елда аларның саны ике тапкырга артты. Быел конкурска беренче тапкыр фәнни оешмаларның аспирантлары һәм ординаторлары кушыла алачак. Аларның технологик стартаплар булдыруга кертелүе тикшеренү институтлары һәм бизнес арасында тагын да тыгызрак элемтәне җайга салырга, идеядән аны реаль технологиягә яки продуктка әверелдерүгә кадәр юлны кыскартырга мөмкинлек бирәчәк”, – диде РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.
💡«Студентлар стартабы» конкурсын цифрлы технологияләр, медицина, химия, яңа приборлар, биотехнологияләр, энергетика һәм креатив индустрияләр буенча проектлар көтә – болар барысы да Россия үсешенең өстенлекле юнәлешләре.
✅конкурста җиңгән очракта катнашучылар юридик затны теркәргә, бизнес-план эшләргә һәм үз стартапының сайтын эшләтеп җибәрергә тиеш булачак.
🔗 тулырак мәгълүмат конкурс битендә урнаштырылган fasie.ru/studstartup/.