КВМАда Гыйльми совет сайлаулары




16 апрельдә Казан дәүләт аграр университетының Н. Э.Бауман ис.КВМА институтының актлар залында. Галимнәр советы әгъзаларын сайлау буенча хезмәткәрләр һәм укучылар конференциясе узды. Конференцияне институт директоры урынбасары, профессор Рамил Фәйзрахманов сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Аннары Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев чыгыш ясады:
“Мин монда инде икенче тапкыр, һәм сез дә минем өчен туган булдыгыз. Мин сезнең ярдәмегезгә өмет итәм. Безнең алда ветеринария һәм зоотехния өлкәсендә фәнне үстерү буенча зур эш тора. Без моны бергә эшли алачакбыз!»
Катнашучылар ветеринария академиясенең гыйльми советы составын сайладылар һәм көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча тавыш бирделәр. Йомгаклау сүзендә Казан ДАУның уку-укыту эше һәм цифрлаштыру проректоры Андрей Дмитриев барысын да Совет сайлануы белән котлады:
“Институтның Гыйльми советы академиянең юнәлешен билгели торган җитәкче функцияләргә ия. Сез ветеринария академиясен алга этәрергә тиеш. Без ярдәм итәчәкбез, ләкин күп нәрсә сездән тора. Авырлыкларга карамастан, без аларны бергәләп җиңеп чыгачакбыз.”Сайланган әгъзаларны котлыйбыз! Эштә уңышлар!