Казан ДАУ «Җиңү диктанты»халыкара патриотик тарихи-агарту акциясендә катнашты!

Казанский ГАУ принял участие в Международной патриотической историко-просветительской акции «Диктант Победы»!

25 апрельдә Механизация һәм техник сервис институтында һәм «Казан ветеринария медицинасы академиясе ” институтында. «Җиңү диктанты» акциясе узды. Чарада укучылар һәм хезмәткәрләр арасыннан 200 гә якын кеше катнашты.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында «Җиңү диктанты» акциясе аеруча зур әһәмияткә ия була.Беренче тапкыр «Җиңү диктанты» 2019 елның 7 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан уздырылды. Анда 9 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге 150 меңнән артык кеше катнашты. Шуннан соң аны ел саен уздыру турында Карар кабул ителде.

Халыкара тарихи диктант быел инде җиденче тапкыр уза. Диктант өчен мәйданчыклар офлайн һәм онлайн-форматларда оештырылган иде.

Акцияне оештыручылар-яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше идарәсе, философия һәм хокук кафедрасы.

Барлык катнашучылар да үз белемнәренә бәйсез бәя һәм катнашу сертификаты алачак.

Translate