Казан дәүләт аграр университетында Россия Студентлар отрядлары белән берлектә «3 нче разрядлы токарь» һәм «3 нче разрядлы автомобильләр ремонтлау буенча слесарь» һөнәри укыту программалары буенча дәресләр дәвам итә.




Курсларга килүчеләр теоретик белемнәр генә түгел, практик эш күнекмәләре дә алалар. Шулай ук дәресләрдә студентлар токарь станокларында эшләгәндә, автомобильләргә хезмәт күрсәткәндә һәм ремонтлаганда куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат алдылар.
Һөнәри белем бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мондый отрядлар составында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазыйфалары буенча студент отрядларында катнашучыларны түләүсез нигездә һөнәри белем бирүнең төп программалары буенча укытуга грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә грант бирү кагыйдәләрен раслау турында»2021 елның 9 июнендәге 876 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.