Без-беренчеләр! Казан дәүләт аграр университетын котлыйбыз
16 июньдә ректоратта 2024/2025 уку елында Татарстан Республикасы югары белем бирү мәгариф оешмалары Спартакиадасында 1 урын өчен кубок һәм диплом тапшыру тантанасы булды!
Бу нәтиҗә – физик тәрбия кафедрасының, тренерларның һәм, әлбәттә, безнең күренекле спортчыларыбызның профессиональлеген, үҗәтлеген һәм килешеп эшләвен ачык дәлилли. Сезнең хезмәтегез, дисциплинагыз һәм җиңүгә омтылышыгыз университетка әлеге лаеклы бүләкне китерде!
Сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез! Алга,яңа рекордларга!
