Бөек Ватан сугышы истәлегенә 40 мең ут
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Казанның Җиңү паркында «Сугышның утлы картиналары» акциясе узды, аның кысаларында меңләгән шәм кабызылды.
Казан ДАУ активистлары, Яшь гвардиячеләр һәм шәһәрдәшләребез 40 000 шәмнән татар Бөек Ватан сугышы шагыйре һәм каһарманы Муса Җәлил портретын ясадылар.
Муса Җәлил – шагыйрь, журналист, фронтовик, легендар «Моабит дәфтәрләре»авторы. Хәтта фашистлар төрмәсендә дә ул сүз белән көрәшүен дәвам итте. Аның тормышы – батырлык һәм Ватанга тугрылык символы.
Мәйданда сугыш еллары җырлары яңгырады, студентлар коллективлары чыгыш ясады, тантана турыдан-туры трансляцияләнде. Кичәнең финалы бер минут тынлык булды.
Чарада Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.




