Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы музей комплексы директорын юбилее белән котлады
Илшат Нуриев Саима Сибгатуллинаның университетның тарихи мирасын саклауга керткән өлешен билгеләп үтте.
Бүген Казан дәүләт аграр университетында (Казан ДАУ) бәйрәм рухы хөкем сөрде. Югары уку йорты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев тантаналы шартларда университетның музейлар комплексы директоры Сәимә Сәет кызы Сибгатуллинаны истәлекле юбилее белән котлады. Үзенең котлау чыгышында Илшат Нуриев юбилярның университет тормышында зур ролен ассызыклады.
“Саимә Сәетовнаны матур юбилее белән котлыйбыз! Үткәнне белмәгән кешенең киләчәге юк, – дип юкка гына әйтмиләр. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән безнең университетның тарихи мирасы саклана һәм күбәя”, – дип мөрәҗәгать итте тантанада юбилярга ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул шулай ук Сәимә Сибгатуллинага нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде, киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.
Сәимә Сәет кызы Сибгатуллина, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм хезмәт ветераны, Казан дәүләт аграр университетының алыштыргысыз тарих саклаучысы. Аның җитәкчелегендә университетның музей комплексы экспонатлар җыелмасына гына түгел, ә студентларны патриотик һәм һөнәри тәрбияләүнең тере үзәгенә, төрле буын аграрийлар арасында бәйләүче звенога әверелде.
Университет коллективы һәм студентлар котлауларга кушылалар һәм Сәимә Сәет кызына мөһим һәм игелекле эшендә яңа уңышлар телиләр.