Халыкара грамоталылык көне: сүзне саклап, мәдәниятне саклыйбыз

8 сентябрьдә бөтен дөнья Халыкара грамоталылык көнен (International Literacy Day) билгеләп үтә. ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган бу бәйрәм орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен искә төшерү өчен сәбәп кенә түгел. Бу шәхес формалашуда, аның хокукларында һәм белемгә ирешүдә грамоталылыкның фундаменталь ролен ассызыклый торган көн.

Грамоталылык-белемсезлектән белемгә күпер, мәдәниятләр диалогы һәм кешеләр арасында үзара аңлашу өчен нигез. Безнең Татарстан Республикасы кебек күпмилләтле мохиттә грамоталылыкны саклап калу һәм үстерү аеруча мөһим.

Казан дәүләт аграр университетының философия һәм хокук кафедрасының рус һәм татар телләре укытучылары уку аудиторияләреннән читтә дә грамоталылыкны үстерүдә актив һәм иҗади катнашалар. Алар өчен тел — ул предмет кына түгел, ә студентларга аның бөтен матурлыгы һәм күптөрлелеге белән тапшыру мөһим булган тере материя.

Кафедра педагоглары чын энтузиастлар һәм безнең югары уку йортында күптән күркәм традициягә әверелгән масштаблы мәгърифәтчелек акцияләрен оештыручылар булып торалар.:

-«Тоталь диктант»: ел саен йөзләгән студент һәм хезмәткәрләр бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше белән бергә үзләренең грамоталылыгын тикшерә
-«Татарча диктант»: бу акция татар телен белүне тикшереп кенә калмыйча, аның бай мәдәни мирасы белән бердәмлекне дә тоярга мөмкинлек бирә.
-Туган тел көннәре: Татарстан халыклары телләренең матурлыгын, тарихын һәм әһәмиятен яктыртучы махсус чаралар, лекцияләр һәм очрашулар.

Аларның эше грамоталы булуның заманча һәм абруйлы булуын исбатлый. Бу үз үсешеңә өлеш кертү һәм телне милли байлык буларак хөрмәт итү.
Барлык студентларны, укытучыларны һәм хезмәткәрләрне Халыкара грамоталылык көне белән котлыйбыз! Сөйлши телегез ачык булсын, язуыгыз хатасыз булсын. Яхшы китаплар укыгыз, туган телегез белән кызыксыныгыз һәм шуны истә тотыгыз: грамоталылык — теләсә кайсы һөнәрдә, бигрәк тә аграр һөнәрдә уңышка ирешүнең ачкычы ул.

Ә Сез үзегезнең грамоталылыгыгызны ничек саклыйсыз?

«Мин мәктәп программасыннан кагыйдәләрне кабат укыйм!»

«Күнегүләрне хәл итәм һәм онлайн диктантлар язам».

Translate