Казан ДАУ студентлары – «Ростов»Бөтенроссия форумы җиңүчеләре!
8 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Ростов-Донда «Ростов»агросәнәгать комплексы яшьләре өчен Бөтенроссия форумы узды. Казан ДАУ-ын анда лаеклы тәкъдим иттеләр:
-Рахманова Евгения
-Шәяхмәтов Фәрит
-Крутилин Сергей
Грант проектларын яклау форумның төп вакыйгасы булды. Аның нәтиҗәләре буенча Евгения Рахманова җиңүче дип танылды һәм үз проектын — «Робосело Төбәк фәнни-технологик форумын»гамәлгә ашыру өчен 610 000 сум күләмендә грант алды.
Студентларыбызны искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска телибез! Яңа җиңүләр көтәбез!





