Казан ДАУ студентлары экология һәм климат үзгәреше буенча халыкара конференциядә катнашалар

14-16 сентябрьдә «Сириус» Федераль территориясендә Экология һәм климат үзгәрү мәсьәләләре буенча халыкара фәнни-гамәли конференция (ICECC) уза. Чараны «Сириус»фәнни-технологик университеты оештырды. Бу дөньяның төрле илләреннән галимнәрне, экспертларны, хакимият органнары, бизнес һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләрен, шулай ук студентларны һәм аспирантларны берләштерүче әйдәп баручы академик платформа.

Конференциядә катнашучылар арасында Казан ДАУ студентлары да бар.:

-Төхбәтуллина Алия (УХ һәм ЭФ) Авыл һәм урман хуҗалыгында климат ягыннан тотрыклы чишелешләр өчен нигез буларак гибрид топольләрнең адаптив потенциалы темасына доклад белән чыгыш ясады.
-Спичков Тимур (КВМАИ) Аксым чыганагы буларак гаприн нигезендә авыл хуҗалыгы балыклары өчен катнаш азык турында тикшеренүен курсәтте.
-Шакиров Рәмзил (М һәм ТСИ) Туфрак сәламәтлегенә, экосистемаларны җайлаштыруга һәм киләчәк даруларының табигый чыганакларына багышланган дискуссияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашты.

Бу яшь галимнәр, экологик һәм климат проблемаларын хәл итүгә инновацион алымнар тәкъдим итеп, фән һәм практика үсешенә зур өлеш керттеләр. Конференция әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә.

Translate