26-28 сентябрьдә Пермьдә Идел буе федераль округы студент отрядларының төрле компетенцияләр буенча һөнәри осталык конкурсы узды
Балалар авыл хуҗалыгы юнәлешендә теоретик, практик һәм иҗат этапларында түбәндәге компетенцияләр буенча ярыштылар:
-Механизатор
-Ветеринария
-Зоотехния
-Агрономия
-Продукцияне эшкәртү технологиясе
-Балык эшкәртү
Конкурс академик Д. Н.Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр-технологик университеты базасында узды, практик биремне үтәү өчен балалар кырларга, фермаларга һәм предприятиеләргә чыктылар.
Конкурс йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы юнәлеше егетләре Татарстан командасына түбәндәге җиңүләрне китерделәр:
- Хөснетдинов Булат-механизатор 2 урын;
— Зәлилов Алмаз-агрономия 2 урын;
- Козлова Оксана-продукция эшкәртү технологиясе 2 урын;
Аеруча горурлык-Оксана Козлова округ дәрәҗәсендә искиткеч нәтиҗә күрсәтеп кенә калмады, ә Красноярскта Бөтенроссия конкурсында безнең төбәкне тәкъдим итү хокукын да алды!

