Беренче Бөтенроссия агродиктантына 85 төбәк кушылды!
Беренче Бөтенроссия агродиктантына 85 төбәк кушылды!
Бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган Беренче Бөтенроссия агродиктанты узачак.
Бу агросәнәгать комплексы турындагы белемнәребезне тикшерү һәм, әлбәттә, ниндидер яңа нәрсәләр белү мөмкинлеге! Катнашучыларга авыл хуҗалыгы турында 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Тестны узганнан соң һәркем электрон сертификат, ә иң яхшы катнашучылар — шәхси дипломнар алачак.
Катнашырга мөмкин:
- Оештырылган мәйданчыкларның берсендә
- Агродиктант платформасында Онлайн.рф
Татарстанда агродиктантның төп мәйданчыгы Игенчеләр сарае булачак. Моннан тыш, бөтен республика буенча 166 офлайн-мәйданчык эшли башлаячак — аграр колледжларда, югары уку йортларында, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм районнарда. Кушылыгыз!
