Студентлар психолог белән очрашты

30 октябрьдә Икътисад институтында студентлар югары уку йортының психологы Сөнгатова Нурсөя Тәлгать кызы белән очраштылар.

Очрашуның төп темасы «Законсыз матдәләрне куллануны һәм таратуны профилактикалау»булды.

Мондый лекцияләрнең максаты-тыелган матдәләрне куллануга һәм таратуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны кисәтү һәм бетерү, шулай ук аларның тискәре шәхес, социаль һәм медицина нәтиҗәләрен булдырмау.

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, ПАВның нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен, шәхесне һәм җәмгыятьне ничек җимерүен аңладылар.

Translate