Казан дәүләт аграр университетында Россия Студентлар отрядлары белән берлектә һөнәри белем бирү программалары буенча укулар дәвам итә:
Казан дәүләт аграр университетында Россия студент отрядлары белән берлектә һөнәри белем бирү программалары буенча укулар дәвам итә: «4 нче разрядлы машина белән сыер саву операторы», «Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын ремонтлау буенча 2 нче разрядлы слесарь», «Эретеп ябыштырыла торган электрод белән кулдан дугада эретеп ябыштыручы», «3 нче разрядлы токарь», «Автомобильлә ремонтлау буенча слесарь 2 нче разрядлы слесарь», « D категорияле авыл хуҗалыгы производствосы тракторчысы машинисты». Уку нәтиҗәләре буенча таныклык бирелә. Һөнәри белем бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 9 июнендәге 876 номерлы «Отрядлар составында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазыйфалары буенча студент отрядларында катнашучыларны түләүсез нигездә һөнәри белем бирүнең төп программалары буенча укытуга грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә грант бирү кагыйдәләрен раслау турында»карары нигезендә гамәлгә ашырыла.
