Медиамәктәп ачу
Бу ничек булды?
14 ноябрьдә без «VET-KA» һәм «LOOK» медиаүзәкләре командалары белән таныштык, ә катнашучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Мәртәбәле кунаклар катнашучыларга котлау сүзләре һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр:
Заһидуллин Ленар Рәфыйк улы – яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше проректоры.
Нәҗметдинова Фәридә Тансык кызы – стратегик планлаштыру һәм җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге җитәкчесе.
Хөсәенов Раил Камил улы – яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше идарәсе башлыгы.
Остазларыбызның ярдәме һәм кыйммәтле киңәшләр барлык катнашучылар өчен дә бик яхшы мотивацион старт булды.

