Лаеш районында җирле мәктәп базасында кошчылык тармагы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән яңа агротехнология классын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Казан ДАУның яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше проректоры Ленар Заһидуллин катнашты.

Министр Марат Җаббаров проектның әһәмиятен ассызыклап, агрокласслар булдыруның педагогларның, агросәнәгать компанияләренең уртак эше һәм Федераль авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Ул инвесторларга һәм укытучыларга аграр белем бирүне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Бу безнең районның һәм яшьләребезнең киләчәгенә инвестиция,дип өстәде район башлыгы Илдус Зарипов. Ул укучыларның заманча җиһазларда гамәли күнекмәләрне үзләштерү өчен уникаль мөмкинлек алачагына ышана, ә компания-партнер аларның максатчан белем алуын һәм киләчәктә эшкә урнашуын җитәкләячәк.

Translate