1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Казан дәүләт аграр университетында һәр институт һәм факультет, шулай ук 1нче А, Б һәм 2нче тулай тораклар базасында Спид проблемасына багышланган әһәмиятле акция — «Кызыл тасма»узды.

Ел саен 1 декабрь 1988 елда БСО һәм БМО инициативасы белән гамәлгә куелган Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Көрәш символы булып кызыл тасма тора — ярдәм, кызгану һәм СПИДтан башка киләчәккә өмет билгесе.

Шуны белү мөһим: бүген ВИЧны яшенә, статусына һәм диненә карамастан һәркем йоктыра ала. Әмма инфицированиедән качарга мөмкин! Бу көн – авыру турында сөйләшергә, аңа каршы көрәшне көчәйтергә, ВИЧ-инфекциялеләргә карата толерантлык һәм кайгыртучанлык күрсәтергә сәбәп.

Без бу авыру белән алып кителгән йөзләрчә мең кешенең гомерен хәтерлибез. Әйдәгез, һәркем куркынычсыз һәм сәламәт җәмгыятьтә яши алсын өчен, бергәләп мәгълүмат бирү һәм профилактика инициативаларын хуплыйк.

Translate