Гуманитар йөк төялгән колонна озатылды!

Казан ДАУ студентлары, хезмәткәрләре һәм укытучылары «Яшь Гвардия» белән бергә 12 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр
Йөкләр төялгән колонна Лисичанск һәм Рубежноега, шулай ук алгы сызыктагы сугышчылар өчен җибәрелгән.

Ярдәм составында азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, урын-җир, маскировка челтәрләре, балалар уенчыклары, инвалид коляскалары, култык таяклары һәм башка кирәкле әйберләр бар.

Моннан тыш, яңа ел алдыннан шефлыкка алынган шәһәрләр балалары өчен татлы бүләкләр җыелды һәм җибәрелде.

Колоннаны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова һәм ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров үткәрде һәм акциягә ярдәм итте.

Translate