«Фермер мәктәбе»белем бирү проектының мөһим этабы тәмамланды

Катнашучылар Россия авыл хуҗалыгы банкы экспертларыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләреннән һәм Казан дәүләт аграр университеты укытучыларыннан торган комиссия алдында үзләренең бизнес-планнарын уңышлы якладылар.

Укулар актуаль юнәлешләрдә узды:

«Фермер мәктәбе » – мәгариф һәм бизнес арасында нәтиҗәле элемтә булдыручы уникаль проект. Укуны узган һәм үз идеяләрен уңышлы яклаган чыгарылыш сыйныф укучылары дипломнар гына түгел, ә агробизнеста старт алу өчен төгәл гамәлләр алгоритмы, шулай ук грант ярдәменә дәгъва кылу мөмкинлеге дә алалар.

Translate