Кадерле дуслар! Бүген без «Казан ДАУ белән Кышкы каникуллар»рубрикасының алтынчы, соңгы көнен билгеләп үтәбез!

Кыш – ул аеруча иҗатка чумарга һәм үзең өчен ниндидер яңалык ачарга теләгән вакыт. Нигә үзеңне яңа хоббига багышламаска? Казан гаҗәеп иҗади остаханәләр белән тулы, анда сез рәсем сәнгатендә, керамикада, кул эшләре һәм башка юнәлешләрдә үз көчегезне сынап карый аласыз. Бәлки, нәкъ менә шунда сез үзегездә яңа талант ачарсыз!

Бу кышкы чорны яктырак һәм кызыклырак итү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз. Шәһәребезнең остаханәләрендә булыгыз һәм үзегезнең иҗади потенциалыгызга ирек бирегез!

Казан шәһәренең иҗат остаханәләренең адреслары:

«Istoki» иҗат студиясе.space ” Карл Маркс ур., 23/6

«Vesna» иҗат студиясе, Салих Сәйдәшев ур., 11

«Aroma Lab» парфюмерия лабораториясе, Кави Нәҗми ур., 8

«Тарелка» кулинария студиясе, Бауман ур., 44/8

«Чинакаева остаханәсе» Арт-пространствосы, Шуртыгин ур., 32

«Touch ceramic» Чүлмәкче остаханәсе, Калинин ур., 69

«Вуди» балта остаханәсе, Төзүчеләр проспекты, 9

«Керамикадзен» үлмәкчелек остаханәсе, Бертуган Петряевлар ур., 5

«Создание» иҗат студиясе, Качалов ур., 82/19

Translate