Республикада 60 яңа агрокласс барлыкка киләчәк
2025 елда 20 мәктәптә биотехнологияләр һәм генетикадан алып агроинженерлыкка һәм терлекчелеккә кадәр – 42 агротехкласс ачылды. Быел алар күбрәк булачак: Татарстанның 35 мәктәбендә 60 сыйныф ачу планлаштырыла.
Аерым игътибар — агроклассларда эшләүче физика, химия, математика һәм биология укытучыларына. Алар аена 30 мең сум акча ала. Узган ел 80 укытучыга шундый ярдәм күрсәтелде, быел аларның саны 130 дан артып китәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Агротехклассларны үстерү — Татарстанның агросәнәгать комплексы өчен кирәкле белгечләр әзерләү буенча бердәм стратегиянең бер өлеше.
