Татарстан Һөнәри чемпионатларында җиңүчеләр республика Рәисе белән очрашты
14 гыйнварда Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше проректоры Ленар Заһидуллин Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтләре, «Архипелаг»пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашуында катнаштылар.
Очрашу Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта узды.Республика рәисе чемпионнарны һәм призерларны югары нәтиҗәләр белән котлады, остазларга һәм шәхси үрнәге белән яңа белгечләр аякка басуга ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен республиканың иң яхшы белгечләре белән очрашулар күркәм традициягә әверелде.
«Сезнең һәрберегез үз хезмәте һәм тырышлыгы белән чын профессионализм, сайлаган юлына тугрылык һәм югары нәтиҗәләргә ирешү сәләте үрнәге күрсәтә. Сезнең тырышлыгыгыз, тәҗрибәгез һәм үҗәтлегегез нәтиҗәсендә Татарстан, дөньякүләм дәрәҗәдәге кадрлар әзерләргә сәләтле көчле һәм конкуренциягә сәләтле регион репутациясен раслап, теләсә кайсы дәрәҗәдәге ярышларда үз позицияләрен уңышлы яклауны дәвам итә», диде Рөстәм Миңнеханов.
2025 елда татарстанлылар «Абилимпикс» чемпионатында 69 медаль яуладылар, гомумкоманда зачетында 2 нче урынны алдылар, шулай ук 243 медальгә һәм «Профессионаллар»хәрәкәтендә 72 медальонга ия булдылар. Моннан тыш, республика вәкилләре «Архипелаг»ярышларында беренче команда урынын яулап, Россиядә иң яхшы дрон операторлары булдылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. ТР Рәисе рәхмәтенә мәгариф оешмалары җитәкчеләре, экспертлар һәм остазлар лаек булды. Алар арасында Рәис Сабиров — М һәм ТС И машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы доценты.
