«Агроботлар» компетенциясе буенча «Профессионаллар» төбәк чемпионаты узды
19-22 гыйнвар көннәрендә Казан ДАУның механизация һәм техник сервис институты укыту-демонстрация үзәге базасында «Агроботлар («Агророботлар»компетенциясе буенча «Профессионаллар» төбәк чемпионаты уңышлы узды
Ярышларда Урта һөнәри белем бирү студентлары һәм мәктәп укучылары катнашты
Чемпионат барышында катнашучылар үзйөрешле агророботларны җыю һәм көйләү, геомәгълүмат системаларын кулланып эшләрне планлаштыру, шулай ук пилотсыз авиация системалары өчен очыш биремнәрен программалаштыру күнекмәләрен күрсәттеләр.
Чарага «Галактика» ның 35 нче лицее укучылары аеруча зур кызыксыну күрсәттеләр, алар ярышларны карадылар.
Киеренке көрәш йомгаклары буенча һәр яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Финалга чыгучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга чемпионатның Бөтенроссия финалында катнашуга уңышлар телибез! Алга, яңа җиңүләргә!

