9-11 сыйныф укучылары өчен “Агротрек”

2026 елның 27 гыйнварында “25 октябрь исемендәге бистәнең урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ базасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы урта мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары өчен «Агротрек» узды. Чара «КОМОС ГРУПП» агрохолдингы тарафыннан, Казан дәүләт аграр университеты ярдәме һәм актив катнашуы белән оештырылды.

Чара кысаларында университет хезмәткәрләре һәм студентлары агросфераның төп юнәлешләре буенча мастер-класслар үткәрделәр:

ветеринария

ветеринария-санитария экспертизасы (ВСЭ)

хайваннар физиологиясе

агроинженерия

агрохимия.

Чара азагында катнашучылар аграр сектор һөнәрләре турында алган белемнәре өчен зур рәхмәт белдерделәр.

Translate