Муса Җәлилгә 120 яшь
Моннан 120 ел элек бөтен татар халкының һәм Россиянең чын горурлыгы, күңелендә ныклы таяныч булган шәхес, шагыйрь Муса Җәлил дөньяга килде. Талант балачактан ук сизелә иде – һәрвакыт үз уйларын матур формага киендерә белә иде. Аның әсәрләре сәнгатьле чараларның бөтен палитрасыннан файдалана белгән кешенең тирән рухи дөньясын күрсәтә.
2 нче удар армия составында сугышкан. Фронт газетасын редакторлык итә. 1942 елда Любань һөҗүм операциясе барышында Муса Мостафа улы каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. Гитлер төрмәләрендә һәм кешелексез шартларда йөзләрчә шигырьләр иҗат итә алган. Ул чорның иң югары ноктасы булып дошман төрмәсендә язган «Моабит дәфтәрләре» циклы санала.
Яшерен антифашист оешмасын оештырган өчен Берлинда гильотинада җәзалап үтерелә. Үлгәннән соң Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ләкин патриотка чын һәйкәл – аның иҗади мирасына сүнмәс кызыксыну.
19 февральдә Казан дәүләт аграр университеты икътисад институтының актлар залында шагыйрьнең 120 еллык юбилеена багышланган университет студентлары көче белән оештырылган концерт була. Башлана 11.00 сәгатьтә. Без сезне көтәбез!
