Казан дәүләт аграр университетының яшь галимнәре югары бүләкләргә лаек булды
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Иң яхшы яшь галим» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм дәүләт стипендияләре бирү тантанасы узды. Лауреатлар арасында Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре Ксения Парфенова, Эльвира Сәлахетдинова, Марат Садыйков һәм Павел Семенов бар.
Конкурс йомгаклары буенча икенче дәрәҗә дипломны Ксения Парфенова («Социогуманитар фәннәр» номинациясе), өченче дәрәҗә дипломны Павел Семенов («Табигый фәннәр»номинациясе) алды. Әлеге казанышлар югары уку йортында галимнәр әзерләүнең югары квалификациясен раслый.
Студент кыз Нагуманова Лиана һәм аспирантка Сафина Диана дәүләт стипендияләренә ия булдылар.
Яшь тикшеренүчеләрне дәүләт тарафыннан бүләкләү аларның төбәкнең фән һәм икътисады үсешенә керткән өлешенең мөһимлеген ассызыклый. Бухгалтерлык хисабы һәм аудит кафедрасы укытучылары Ксения Парфенова һәм Эльвира Сәлахетдинова премия лауреатлары булдылар.
«Иң яхшы яшь галим» конкурсы һәм дәүләт стипендияләре программасы Татарстан Республикасы фәненең һәм икътисадының киләчәге алардан тора торган талантлы яшь галимнәргә ярдәм итүнең мөһим чарасы булып тора.
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга яңа ачышлар һәм зур казанышлар телибез!
