Спортчының күңелен сөендермәгән матч һәм чемпионат көмеше …
Түгәрәк этапны җиңелүсез узып, җәрәхәтләнгән Әхмәд Шаһ Мөхәммәд-Йосыф һәм Котлов Данилны каты каршылыкта югалтып, Казан ДАУ командасы, «зурлар»сыз калып, ярымфиналда студент-авиаторларны 92:79 исәбе белән җиңде. Ә хәлиткеч бәйгедә көндәшенә — узган елгы чемпионга, КНИИТ-КХТИ командасына оттырды. 4,5 ай каты күнегүләр һәм матчлар тәмамландымы? Юк. Алда — Татарстан Республикасы Студентлар лигасы һәм паркетта Татарстан вузларыннан көндәшләр белән яңа очрашулар. Без хуплыйбыз һәм безнең командага ышанабыз!
