2026 год — Год единства народов России!
Һәр халыкның үз геройлары бар. Татар халкында – Советлар Союзы Герое Муса Җәлил. Бөек Ватан сугышында катнашучы, татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче. Ул төрмәләрдә батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, үлемне сайлаган. Аның фашистлар әсирлегендә, җәзалау һәм сорау алу арасында Язылган 115 шигыре калган. Шигырьләрдә Ватанга, халкыңа, гаиләңә, дусларыңа мәхәббәт. Җәлил фашизмга каршы шигырь коралы белән көрәшә. «Маобит дәфтәрләре» дөньяның 60 теленә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре көчле һәм дөрес. Җәлил җиңүгә ышана иде. Аның шигырьләре йөрәккә үтеп керә.
Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының беренче курс студентлары Мифтахова Җәмилә һәм Мәүлиев Данил Муса Җәлилнең татар телендәге шигырьләрен матур һәм тирән итеп укыдылар. Әлеге чараны тарих музейлары комплексы директоры Сәимә Сибгатуллина һәм доцент Зөлфия Хәлиуллина рухландырды.
