Казан дәүләт аграр университетыннан – йолдызлар турында хыялланып!
Космонавтика көне -үзенчәлекле бәйрәм. Ул безгә кыюлар һәм максатчан кешеләр өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә булмавын искә төшерә. Юрий Гагарин бөтен дөньяга шуны күрсәтте: әгәр хыял, белем һәм үҗәтлек бар икән — иң гаҗәеп югарылыкка ирешергә мөмкин.
Казан дәүләт аграр университетында без көн саен яңа идеяләр тууын, студентларның һәм галимнәрнең авыл хуҗалыгын заманчарак, нәтиҗәлерәк һәм киләчәккә якынрак итәргә омтылуларын күрәбез. Космос бит орбитада гына түгел, безнең лабораторияләрдә, тәҗрибә кырларында, һәр яңа сортта яки технологиядә башлана.
Бу көн яңа казанышларга илһам бирсен! Кыю хыялланыгыз, Кызыксынып укыгыз, күңел белән эшләгез — һәм сезнең ачышлар дөньяны һичшиксез яхшы якка үзгәртәчәк.
Космонавтика көне белән!
