Казан дәүләт аграр университетында «Топография-геодезия һәм маркшейдер эшләрендә үлчәүче»программасы буенча укулар дәвам итә
23 мартта старт алган укулар яңа дәрәҗәгә чыкты. Бу атнада курс тыңлаучылары берьюлы ике мөһим теманы үзләштерделәр. Укытучы С.Р. Сөләйманов «Урында геодезия пунктларын беркетү»дисциплинасы буенча лекция һәм практик дәрес үткәрде.
Булачак үлчәүчеләр:
озак вакытлы файдалану өчен геодезия пунктларын сайларга һәм урында беркетергә;
төзелеш мәйданчыгында бүлү эшләрен башкарырга;
проектларны Натурага чыгарганда технологик эзлеклелекне сакларга өйрәнделәр:
С.Р. Сөләйманов практик дәрестә пунктларны заманча материаллар һәм приборлар кулланып фиксацияләүнең реаль ысулларын күрсәтте. Дәресләр актив диалог форматында узды – студентлар җәйге практика турында күп сораулар бирделәр.
Россия студент отрядларында катнашучыларны һөнәри укыту Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты хисабына түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.
Быел балалар Татарстан студотрядлары составында эшләячәк.
