Казан дәүләт аграр университетында геройлар истәлегенә галерея ачтылар!

8 майда Казан дәүләт аграр университетында югары уку йорты һәм илебез тарихына мәңгегә үз исемнәрен язып калдырган чыгарылыш укучыларына һәм хезмәткәрләренә багышланган Хәтер галереясын ачу тантанасы булды. Галерея рәхмәт, хөрмәт һәм буыннар дәвамчанлыгы символына әверелде. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык күрсәткән кешеләрнең батырлыклары мәңгеләштерелгән. Сәламләү сүзе белән Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев чыгыш ясады, ә университет музейлар комплексы директоры Сәимә Сибгатуллина Ватанга хезмәт итү үрнәгенә әверелгән геройларның язмышы турында сөйләде. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары — Григорьев Виктор Антонович, Шәмсетдинов Гали Нурулла улы һәм Титов Николай Петрович. Тантана кысаларында бер минут тынлык һәм геройларга тирән хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәкләр салу узды. – Хәтер галереясын ачу-бөтен университет өчен мөһим вакыйга. Бу тынычлык бәясе, кеше рухының көче һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык турында искә төшерү. Геройлар турында хәтер-мәңгелек. Ватанны саклаучыларга дан! Казан ДАУ геройларына дан!

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть