Казан дәүләт аграр университетында өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча дәресләр дәвам итә
Казан дәүләт аграр университетында Россия Студентлар отрядлары белән берлектә «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең D категорияле тракторчы-машинисты»һөнәри укыту программасы буенча дәресләр дәвам итә. Уку нәтиҗәләре буенча студентлар уку турында таныклык алачак.
Укучыларның трактор йөртү этабы башланды. Әлеге этапта машина йөртүнең түбәндәге элементлары үзләштерелә: тракторны карау, двигательне эшләтеп җибәрү, хәрәкәт итә башлау, елан, машина кую урынына артка борылып керү.
Россия студент отрядларында катнашучыларны һөнәри укыту Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты хисабына түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.
