Без бу истәлеккә тугры!
Бу май көннәрендә безнең бурычыбыз — Бөек Ватан сугышы геройларына тагын бер тапкыр баш ияргә. Сәҗдә кылырга һәм аларга: “без бөек вакыйгалар турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырып, һәрвакыт саклаячакбыз. Безнең йөрәкләрдә дә Җиңү нуры сүнмәс!»

Киләчәк буыннарның рәхмәт хатирәләре сүнми. Казан дәүләт аграр университеты студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләренең истәлекле чараларда актив катнашуларын күреп, моңа инанасың. Кешеләр мемориаллар, туганнар каберләре, обелисклар янына баралар, һәлак булганнарның һәм тереләрнең үлемсез батырлыгына баш ияр өчен туганнарына һәм тере ветераннарына чәчәкләр китерәләр.

Мәктәп укучылары, кадетлар һәм студентлар университет музейларына экскурсияләргә киләләр. Музейлар бит ул экспонатлар саклагычы гына түгел,ә патриотлык, әхлак һәм рухилык формалаштыру өчен куәтле база. Безнең экспозицияләр Бөек Ватан сугышы турындагы материалларга бай, алар һәркемгә вакытлар бәйләнешен һәм ата-бабаларыбыз батырлыгының бөеклеген тоярга ярдәм итә.

Җиңүнең героик бәйрәменә без аеруча җентекләп әзерләндек. Университетта укучылар конкурслары һәм танып белү викториналары узды, анда фронтовик шагыйрьләрнең һәм яшь авторларның иң яхшы шигырьләре яңгырады.

Әлеге мөһим патриотик чараларны Казан ДАУның агробиотехнологияләр һәм җир эшкәртү институты директоры урынбасары Әнисә Дәминова, тарих музейлары комплексы директоры Сәимә Сибгатуллина һәм доцент Зөлфия Хәлиуллина оештырды.

Балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңелләрендә илне саклаган буын өчен якты истәлек һәм горурлык мәңгегә калсын. Без бу истәлеккә тугры!

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть