Казан дәүләт аграр университетында «3 разрядлы ветеринария санитары»программасы буенча укулар дәвам итә.
23 апрельдә башланган укулар яңа дәрәҗәгә күтәрелде. КУурс тыңлаучылары берьюлы ике мөһим теманы үзләштерделәр. Профессор Фазил Медетханов темаларга практик дәресләр үткәрде:
Виварий һәм аның җайланмалары.
- Лаборатор хайваннарны виварийга кабул итү.
- Виварийда лаборатор хайваннарны тоту.
- Лаборатор хайваннарны тотуның күзәнәк системасы.
- Авыруларның һәм лаборатор хайваннарның сәламәтлек торышындагы ветеринария белгече катнашын таләп итә торган тайпылышларны ачыклау күнекмәләрен эшләү
Россия студент отрядларында катнашучыларны һөнәри укыту Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты хисабына түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.
Быел балалар Татарстан Студентлар отрядлары составында эшләячәк.
