Казан ДАУ Урман һәм авыл хуҗалыгы өчен җир өсте пилотсыз сиптергеч тәкъдим итте

26 августта Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты Татарстан Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җир өсте пилотсыз сиптергечен тәкъдир итте.

Эшкәртү дәүләт һәм шәхси урман питомникларында нәтиҗәле эшләү өчен, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм учреждениеләре җирләрендә авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданнарын эшкәртү өчен каралган.

🌱 Сәламләү сүзе белән урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин чыгыш ясады. Анда факультет командасы катнашты: декан урынбасары Айгөл Мөхәммәтшина, доцент Шамил Шәйхразиев, ассистентлар Наил Мирсияпов, Илнур Хөснетдинов һәм Салават Усманов, шулай ук аспирантлар Айдар Вәлиев һәм Аделина Диммөхәммәтова.

⚙ ️ Эшләнмәнең техник өлешен «Абрис Групп» ҖЧҖ җитәкчесе Тимур Сатдаров хезмәттәшләре белән бергә тәкъдим итте.

Шунысы мөһим, пилотсыз сиптергеч Россиянең кайбер субъектлары питомникларында һәм Татарстан фермерларында уңышлы сынаулар узган инде. Практик куллану эшләнмәләрне камилләштерү өчен белгечләрнең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җыярга мөмкинлек бирде.

🤝 Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Колчин, «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы директоры Айдар Йосыпов, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, министр урынбасары Ринат Гомәров, төбәкнең урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, шулай ук Казан федераль университеты вәкилләре катнашты.

Катнашучылар урман хуҗалыгында пилотсыз техниканы куллану перспективалары турында фикер алыштылар, проектны алга таба эшләүдә исәпкә алыначак гамәли кисәтүләр һәм тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть