«АГРОЛИГА» ФИНАЛЫ — АЛГА, ҖИҢҮГӘ!

11-14 сентябрьдә Ессентуки шәһәрендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары уку йортлары арасында «АгроЛига» чемпионатының финал уеннары уза.

🔥 Казан дәүләт аграр университеты Уфада сайлап алу ярышларын уңышлы узды һәм берьюлы берничә дисциплинада чемпионатның финал өлешенә юлламалар яулады:

Волейбол-ирләр һәм хатын-кызлар командалары
Баскетбол 3×3

Артта — нык күнегүләр, киеренке сайлап алу уеннары һәм зур команда эше. Ә алда — финал һәм иң югары урыннар өчен көрәш! 💪

Спортчыларыбызга һәм тренерларыбызга ышаныч, көч, якты җиңүләр һәм яхшы нәтиҗәләр телибез! 🏆🔥

Казан ДАУ өчен җан атабыз! 💚
Алга, команда! Җиңү генә телибез! 🚀

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть