Казан дәүләт аграр университетында «Ветеринария оропедиясе ” программасы тәмамланды

Казан дәүләт аграр университетында «Ветеринария оропедиясе» программасын тыңлаучыларга укуларын тәмамлау турында документлар тапшырдылар.

Программа лекцияләр һәм практик дәресләр форматында узды һәм эре мөгезле терлекләрдә тояк авыруларын диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау өлкәсендә һөнәри компетенцияләр формалаштыруга юнәлдерелде.

Практикага аерым игътибар бирелде: тыңлаучылар анатомия препаратларында тоякларны чистарту техникасын эшләп бетерделәр, алган белемнәрен һөнәри эшчәнлеккә мөмкин кадәр якынрак шартларда беркеттеләр.

Программаның кураторы-вак хайваннар хирургиясе, акушерлык һәм патология кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре кандидаты, доцент И.Г. Галимҗанов. Ул мәктәпне тәмамлаучыларга алган белемнәрен практикада уңышлы куллануларын һәм яңа һөнәри казанышлар яулауларын теләде.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть